Әче әче

Беркемнәрге бирмәм,
Ташламамын диеп,
Кулларыңа алдың син мине,
Мин синеке идем,
Син минеке идең,
Бу көн иде безнең туй көне.

Әче, әче диләр,
Беләм ни телиләр,
Очрашалар татлы иреннәр,
Берәү, икәү, өчәү — барысы соң ничәү?
Эх, минутлар мәңге түгелләр.

Туй күлмәген кидем, син бит аккош дидең,
Иңнәремә канат куйдың син.
Синең белән генә үз — үземне җирдә
Иң бәхетле итеп тойдым мин.

Әче, әче диләр,
Беләм ни телиләр,
Очрашалар татлы иреннәр,
Берәү, икәү, өчәү — барысы сон ничәү?
Эх, минутлар мәңге тугелләр.

Зәңгәр күлдә йөзгән
Пар аккошлар кебек
Бәхет күлләрендә йөзик без.
Пар кошлардай сайрап,
Туй көнедәй шаулап
Узсын иде безнең гомеребез.

Әче, әче диләр,
Беләм ни телиләр,
Очрашалар татлы иреннәр,
Берәү, икәү, өчәү — барысы сон ничәү?
Эх, минутлар мәңге тугелләр.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.5 (10 голосов)
Бу җыр , репертуарында бар
« »