Язмышлардан узмыш булмый димә,
Язмышлардан узмыш бар бит ул.
Узең ярган сукмаклардан тора
Язмыш!— диеп, салган һәрбер юл!
Язмышым шул!— диеп килешмә син,
Куңелеңне юкка төшермә!
Ялгышыңны вакытында таны,
Тормыш төпкеленә яшермә!
Уз язмышың уз кулыңда синең,
Каушап калма юллар чатында.
Хисләреңне йөгәнләргә өйрән
Чапкан чакта гомер атында.
Бу җыр Динар Халиков, Рәсим Низамов репертуарында бар
Добавлено Almaz в ВС, 16/10/2011 - 10:33
«
»