Добавлено Ильнур в СБ, 22/10/2011 - 09:37
Күзләрең якты йолдыздай,
Нурлы кояштай якты.
Синең күзләр йөрәгемдә
Мәхәббәт утын якты.
Күзләреңдә гел-гел генә
Очкыннар уйнап торсын.
Шушы күзләр, нурлы күзләр
Минеке генә булсын.
Мең-мең күзләр арасында
Иң якты күзләр синдә.
Алар минем күңелемдә
Һәм йөрәгем түрендә.
Күзләреңдә гел-гел генә
Очкыннар уйнап торсын.
Шушы күзләр, нурлы күзләр
Минеке генә булсын.