Туган ягыма җыр (беренче вариант)

Категория: көе сүзләре

Чыгам иркен яланнарга,
Чәчкәләр кочагына.
Бар юлларым килеп тоташа
Яшьлегем сукмагына.
Чәчкәләр кочагына.

Чыгам яшел болыннарга,
Агыйдел буйларына,
Йөрәк моңнарымны кушам
Туган җир моңнарына,
Агыйдел буйларына.

Чыгам алтын кырларыма —
Игеннәр дөньясына.
Рәхмәт сүзләремне әйтәм
Кырларым хуҗасына —
Игеннәр дөньясына.

Чыгам китәр юлларыма —
Юллар үзенә тарта.
Шул ук юллар туып үскән
Җиремә алып кайта.
Җир-су үзенә тарта.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »