Көзге уйлар

Категория: көе сүзләре

Җилләй-җилләй яфрак коясыз сез
Ерак сәфәр киткән кошларга,
Агачларым, сезнең белән, бергә
Тагын бер кыш безгә кышларга.

Кыш чыгулар кемгә жиңел икән,
Миңәме икән, әллә сезгәме?
Дөньяның бар күрсәткәннәренә
Минме, сезме күбрәк түзгәне?

Җилләй-җилләй яфрак коясыз сез
Тагын бер кыш безгә кышларга:
Мин өшесәм, сез җылытырсыз,
Сез туңганда, миңа нишләргә?

Голосов пока нет
Бу җыр , репертуарында бар
« »