Бер җылы сүз (Әллә ниләр әйтер идем сиңа)

Безгә дигән гомер төргәгеннән,
Берәм-берәм еллар коела.
Бер җылы сүз әйтә алмадым кебек,
Әйтә алмадым еллар буена.

Кайгылардан кемнәр азат икән,
Шатлыклардан кемнәр туйган соң?
Син шуларны уртаклашып җирдә
Яшәр өчен генә тугансың.

Синең белән еллар җиңелерәк,
Бәхет юлдаш минем юлыма.
Әллә ниләр әйтер идем сина,
Әйтә алмамдыр гомер буена.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (9 голосов)
Бу җыр , , репертуарында бар
« »