Үткәннәргә тагын кайттым әле
Тарайганнар таныш урамнар.
Эзләреңне синең күптән инде
Күмеп киткән карлы бураннар.
Кышкы юлда юк шул тузаннар.
Күзләреңдәй, шундый моңсу итеп
Карый миңа таныш карларым.
Түзалмадым шунда, күңел тулып,
Яшьлегебез жырын җырладым.
Яннарымда гына булмадың.
Озатырга чыкты туган авыл
Тагын китәм язмыш эзеннән.
Иңнәренә көянтәләр элеп,
Ак каеннар юлга тезелгән.
Ак яулыкта гына түгел исемең,
Йөрәгемә мәңге чигелгән.