Яз иде без барып урманга
Тапканда мәхәббәт акланын.
Тик икәү күрдек без аланда
Баланның чәчкәләр атканын.
Жәй тагын килдек без урманга
Күрергә мәхәббәт аланын,
Кызарып пешсен дип, өзмәдек
Ямь-яшел тәлгәшен баланның.
Мин хәзер ялгызым. Югалттым.
Табалмыйм мәхәббәт аланын.
Шулай да әчесе ник миңа.
Тик миңа калган соң баланның?
Бу җыр Фирзинә Абдуллина репертуарында бар
«
»