Кайтаваз

Язлар җиткән саен моңсулана,
Сагышлана бара йөрәгем.
Мин бер таңда назлы җилләр аша
Яшьлегемә хәбәр җибәрдем.

Кайтаваз, кайтаваз.
Кайтар мине, чакыр мине,
Яшьлегемә кайтар мине.

Таулардан да борылып кире кайта,
Урман кырлар бирә мең аваз.
Кырыс еллар йота тавышымны,
Ник яшьлектән кайтмый кайтаваз?

Кайтаваз, кайтаваз.
Кайтар мине, чакыр мине,
Яшьлегемә кайтар мине.

Калды инде, калды үкенечкә,
Төзәлмиче калды яралар.
Үткән икән еллар, яшьлек белән
Ерагайган икән аралар.

Кайтаваз, кайтаваз.
Кайтар мине, чакыр мине,
Яшьлегемә кайтар мине.

Һаман көтәм әле, үткәннәргә
Өзелсә дә кайтыр юлларым.
Кайтавазым булып кайт яшьлегем,
Еллар буе сине тыңлармын.

Кайтаваз, кайтаваз.
Кайтар мине, чакыр мине,
Яшьлегемә кайтар мине.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.3 (3 голоса)
« »