Кыз сагышы

Ак каеннар янына бер кыз килгән,
Сорамагыз нигә килгәнен.
Каеннарга сарылып,
Каеннарга сарылып
Елый кызлар,
Ятлар белән күрсә сөйгәнен.

Мендәренә чумып бер кыз елый,
Күз яшьләрен күрә ай гына.
Сөйгәне бит аны,
Сөйгәне бит аны
Калдырган да,
Китеп барган бүтән янына.

Ак каеннар янына бер кыз килгән
Йөрәккәен сагыш телгәндә.
Җанга сердәш эзләп,
Җанга сердәш эзләп
Йөри кызлар
Айсыз калган кара төннәрдә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4 (1 голос)
« »