Сине көтәм (беренче вариант)

Категория: көе сүзләре

Авыл өсләрендә айлы кичтә
Безнең дә бар иде пар йолдыз.
Аерылмабыз кебек иде һич тә
Бүген килеп нигә мин ялгыз?

Язмышлардан бер дә узып булмый
Ник соң аерды тормыш безне,
Аккан судай үтте гөмеребез,
Бик соңлап ачты безнең күзне.

Кичер мине, яшьлек мәхәббәтем
Синсез үтте бит гомер җәем.
Көз сагышы үтә үзәкләргә,
Сине көтәм мин колач җәеп.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »