Апас ягы

Язын Бола ярларында
Тынмый дулкыннар шавы.
Туган якта таң сызыла,
Нур сибеп бәхет таңы.

Йөрәкләрдә җыр яңара,
Чиртеп күңел кылларын.
Хезмәт белән гөрләп уза
Кызыл Тауда яшьлек елларым.

Таң җилләре тибрәндерә
Алтын иген кырларын.
Син үстердең, Апас ягы,
Зур хезмәт батырларын.

Йөрәкләрдә җыр яңара,
Чиртеп күңел кылларын.
Хезмәт белән гөрләп уза
Кызыл Тауда яшьлек елларым.

Онытмыйк без, авылдашлар,
Зәңгәр, айлы кичләрне
Ядкарь итеп саклыйк мәңге
Якты, матур хисләрне.

Йөрәкләрдә җыр яңара,
Чиртеп күңел кылларын.
Хезмәт белән гөрләп уза
Кызыл Тауда яшьлек елларым.

Илдә икмәк мул булсын дип,
Кайнар тирләр түгелә.
Кызыл Тау, Тутай кырлары
Шат җырларга күмелә.

Йөрәкләрдә җыр яңара,
Чиртеп күңел кылларын.
Хезмәт белән гөрләп уза
Кызыл Тауда яшьлек елларым.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (3 голоса)
« »