Мин табынган күзләр

Категория: көе сүзләре

Хыялымда мин табынган күзләр
Көтмәгәндә генә табылды.
Моңа чаклы урап-урап үткән
Юлларыбыз килеп тап булды.

Инде хәзер мәңге әрнер өчен
Күңелемне яра каплады.
Таш эретер көчле сөю утым
Синең йөрәгеңә капмады.

Төшләремә кереп тетрәтмәсен
Хәтерләтеп яшен яшьнәвен.
Үзе газап, үзе бәхет миңа
Бу дөньяда синең яшәвең!

Инде хәзер мәңге әрнер өчен
Күңелемне яра каплады.
Таш эретер көчле сөю утым
Синең йөрәгеңә капмады.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »