Синсез язлар миңа кирәк түгел

Язларны мин көтеп ала идем:
Якты нурлар, гөлләр чоры яз.
Ялгыз калган моңсу минем җанга
Язгы җилләр назы гына аз.
Ялгыз калган моңсу минем җанга
Язгы җилләр назы гына аз.

Язлар язга охшамыйлар икән,
Быелгы яз безне аерды.
Сайрар кошларым да моңайган күк
Хыял канатларым кайрылды.
Сайрар кошларым да моңайган күк
Хыял канатларым кайрылды.

Язларыңда ялгыз калма икән,
Шифасы тик сагыш арттыра.
Гөлләрем дә сине юксыналар,
Яннарыма тизрәк кайт кына!
Гөлләрем дә сине юксыналар,
Яннарыма тизрәк кайт кына!

Синсез язлар кирәк түгел миңа,
Җырым тулы сагыш, моң гына.
Син кайтачак бәхет көзен көтәм,
Сабыр гына көтәм, тын гына.
Син кайтачак бәхет көзен көтәм,
Сабыр гына көтәм, тын гына.

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Синсез язлар миңа кирәк түгел»
Ноты для песни «Синсез язлар миңа кирәк түгел»
Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »