Добавлено SARAfan в Втр, 25/10/2011 - 09:33
Кашың кара, буең зифа,
Сөрмәле зур күзләрең.
Мәхәббәт утын кабыздың,
Өзгәләнә үзәгем.
Әлфиям — күз нурым,
Син минем йөрәк җырым.
Әлфиям — гөлчәчәк,
Сине сөеп гомерем үтәчәк.
Сугыш бетеп илгә кайттым,
Өметем синдә иде.
Әйттермәдең — үзең әйтмәдең
Сөям, дип, син мине.
Әлфиям — күз нурым,
Син минем йөрәк җырым.
Әлфиям — гөлчәчәк,
Сине сөеп гомерем үтәчәк.
Көтмәгәндә син югалдың,
Калды ярсый ятим күңлем.
Әйт, бәгърем, әйт, акыллым,
Мине кемнән ким күрдең?
Әлфиям — күз нурым,
Син минем йөрәк җырым.
Әлфиям — гөлчәчәк,
Сине сөеп гомерем үтәчәк.