Кайтырсыз әле бер

Читләргә китәсез —
Ник алай итәсез,
Үзәкләрне нигә өзәсез?
Сез кайсы илләрдә,
Сез кайсы җирләрдә,
Сагынмыйча ничек түзәсез?

Оныттырмас һич тә —
Төшәр әле искә
Үзегезнең туган ягыгыз?
Кайтырсыз барыбер,
Кайтырсыз әле бер,
Таш булмаса әгәр җаныгыз.
Кайтырсыз барыбер,
Кайтырсыз әле бер,
Таш булмаса әгәр җаныгыз.

Газиз туган җиргә
Кайтмыйсыз ник бер дә,
Чит җирләрдә гомер иткәннәр?
Киттегез яшьли сез,
Ничекләр яшисез,
Нигезләрен ташлап киткәннәр?

Оныттырмас һич тә —
Төшәр әле искә
Үзегезнең туган ягыгыз?
Кайтырсыз барыбер,
Кайтырсыз әле бер,
Таш булмаса әгәр җаныгыз.
Кайтырсыз барыбер,
Кайтырсыз әле бер,
Таш булмаса әгәр җаныгыз.

Сызланасыз микән,
Моңланасыз микән,
Хәтерлисез микән җырларны?
Оныттыгыз мени,
Югалттыгыз мени,
Безгә кайта торган юлларны?

Оныттырмас һич тә —
Төшәр әле искә
Үзегезнең туган ягыгыз?
Кайтырсыз барыбер,
Кайтырсыз әле бер,
Таш булмаса әгәр җаныгыз.
Кайтырсыз барыбер,
Кайтырсыз әле бер,
Таш булмаса әгәр җаныгыз.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.6 (10 голосов)
Бу җыр , репертуарында бар
« »