Талгын су

Тал төбендә — талгын су,
Яшьлек чагым калган су.
Аерылмаска вәгъдә биреп,
Көмеш йөзек салган су.

Талгын су, талгын су,
Көмеш йөзек салган су.

Тал төбендә — салкын су,
Яшьлегемдәй алкын су.
Аерылышкан вакытларда
Йөрәкләргә якын су.

Салкын су, салкын су,
Йөрәкләргә якын су.

Тал төбендә — инеш су,
Вак-вак ташлы көмеш су.
Яшьлегемне саклап калган
Мәңгегә сөенеч су.

Талгын су, талгын су,
Мәңгегә сөенеч су.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
« »