Кошлар китә (икенче вариант)

Моң тирбәлә күкләр киңлегендә,
Кошлар китә ерак җирләргә,
Чылбыр-чылбыр булып кошлар китә
Тирәкләре яшел илләргә.

Беләм инде, беләм, җиңел түгел,
Киткәнем бар туган илләрдән.
Туган илләрдән.

Саубуллашу яшел күзләремдә
Көзге җилләр коча иңнәрдән
Беләм инде, беләм, җиңел түгел,
Киткәнем бар туган җирләрдән.

Беләм инде, беләм, җиңел түгел,
Киткәнем бар туган җирләрдән.
Туган илләрдән.

Чит илләрдә калмас кошлар да бит,
Кабат тумый якты дөнъяга,
Канатлы кош нишләп кайтмый калсын,
Туган җиргә, туган ояга.

Беләм инде, беләм, җиңел түгел,
Киткәнем бар туган илләрдән.
Туган илләрдән.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.7 (3 голоса)
« »