Көзге урман, сары алан…
Коела кыңгыраулар.
Мәк гөледәй кызыл балан —
Каерып сындыралар.
Әнкәй, күңелем елап кала:
«Ник аны сындыралар?
Баланнар бит коелмыйлар,
Коела кыңгыраулар…»
Баланны өзәләр бит,
Җепләргә тезәләр бит.
Ятып елар чаклар була
Үзәкне өзәләр бит.
Колакта чыңлый һаман,
Эндәшә кебек әнкәм:
«Авыр чаклар бик күп була —
Түзәргә кирәк, балам…»
Әкрен генә чәчтән сыйпап
Эндәшә кебек әнкәм:
«Өлгергәндер инде балан,
Җыярга кирәк, балам».
Колакта чыңлый һаман,
Эндәшә кебек әнкәм:
«Авыр чаклар бик күп була —
Түзәргә кирәк, балам…»