Дусларым (икенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Көзге җилләр ачы була диеп,
Курыкмаслар асыл кошларым.
Җилләр исә диеп, камыш булып,
Сыгылмасалар минем дусларым.

Җилфердәтеп, җылы җилләр исә,
Чайпалдырып агач башларын.
Ярсу җилләр кебек аямыйча,
Ташламаслар минем дусларым.

Дусларга таянам көрәшләрдә,
Арган-талган чакта, кайгырган.
Яшәү өчен миңа көч бирүче
Якын дусларымнан аерылмам.

Җилфердәтеп җылы җилләр исә,
Чайпалдырып агач башларын.
Күктә йолдызлар ничаклы,
Шул кадәрле Җирдә дусларым.

Голосов пока нет
« »