Җамалый такмаклары

Категория: көе сүзләре

Карагыз бу сөенечне,
Бу шатлыкны карагыз.
Кызыбыз кияүгә чыккан,
Бүген туйга барабыз.

Үзенә тиң яр тапканны
Күрер көннәр бар икән.
Туйларында куанышып,
Йөрер көннәр бар икән.

Шатлыкларга, бәхетләргә
Күмелсен гомерләре.
Бер-берсенә мәңгелеккә
Беркетсен күңелләрен.

Менә нинди куаныч,
Без картларга юаныч.

Җырлый-җырлый, бии-бии,
Туй иртәбез иртәгә.
Икесенә бәхет теләп,
Бүләк илтик яшьләргә.

Бавырсаклар, төрле казлар,
Төрле-төрле хөрмәләр.
Барсы булсын, өстәл тулсын,
Ташып торсын нигъмәтләр.

Шатлыкларга, бәхетләргә
Күмелсен гомерләре.
Бер-берсенә мәңгелеккә
Беркетсен күңелләрен.

Менә нинди куаныч,
Без картларга юаныч.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 3.7 (3 голоса)
« »