Добавлено SARAfan в ВС, 30/10/2011 - 10:25
Җилфер-җилфер җил искәндә,
Дулкын уйный күлләрдә.
Иркәмне иркәләгез дип,
Куштым искән җилләргә.
Җилфер-җилфер җил искәндә,
Бөркән зәңгәр шәлеңне.
Таң атканда таң җиленнән
Сора минем хәлемне.
Җилфер-җилфер җил искәндә,
Бөгелә-сыгыла бөдрә тал.
Җил шикелле кайттым сиңа,
Тизрәк чыгып каршы ал.
Җилфер-җилфер җил искәндә,
Җырлар җырлый ак каен.
Сагынып кайттым, кил яныма,
Кил кояшым, кил аем.