Кичке нурлар

Алтын нурларга уралып,
Таң ата, шәфәкъ бата.
Кама буйларында үскән
Яшьләр җырлашып кайта.

Күк читендә балкый тулган ай,
Кичке нурларда тирбәлә ямьле Исәнбай.

Шул җирләрдә үтә безнең
Җәйләребез, кышыбыз.
Канатлы яшьләр үстеләр,
Бәхетле тормышыбыз.

Күк читендә балкый тулган ай,
Кичке нурларда тирбәлә ямьле Исәнбай.

Кичке моңнар күңелләргә
Сүрелмәс дәртләр бирә.
Киләчәк матур көннәргә
Йөрәкне җилкендерә.

Күк читендә балкый тулган ай,
Кичке нурларда тирбәлә ямьле Исәнбай.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »