Кешегә

Яңа уңыш, зур бәхетләр теләп,
Озаттылар сине эшеңә.
Күңелеңдә туа олы хисләр,
Җан рәхәте булып кешегә.

Бу дөньяның яме барыбызга —
Синең белән минем ишегә.
Кеше булган кеше ямьне җуеп,
Авыр сүзләр әйтмәс кешегә.

Кичергәнгә сугыш михнәтләрен,
Ят күрәбез дары исен дә.
Тынычлыктан, тату, дус булудан
Кадерлерәк ни бар кешегә.

Имин илдә матур хезмәт белән
Мин горурлык табам эшемдә.
Туган илдә, гөлбакчадай җирдә
Нинди рәхәт яшәү кешегә.

Голосов пока нет
« »