Саумы, авылым

Сагынулар — сары алтын,
Моң-сагыш тулы ялкын.
Бар җирдән дә күңелемә
Туган авылым якын.

Саумы, авылым,
Сагынып кайттым,
Бөреле талларыңны,
Кәккүкле урманыңны,
Былбыллы таңнарыңны.

Гомеремнең якты язы
Калган сиңа бәйләнеп.
Кайларда гына йөрсәм дә,
Кайттым сиңа әйләнеп.

Саумы, авылым,
Сагынып кайттым,
Бөреле талларыңны,
Кәккүкле урманыңны,
Былбыллы таңнарыңны.

Җәйге яшел үләннәргә
Ятып ауныйсым килде.
Маңгай тирләремне сөртеп,
Уңыш яулыйсым килде.

Саумы, авылым,
Сагынып кайттым,
Бөреле талларыңны,
Кәккүкле урманыңны,
Былбыллы таңнарыңны.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »