Сиңа гына әйтер сүзем бар

Киттең дә син, никтер югалдың,
Белмим, иркәм, кая юл алдың.
Бәхетлеме соң син, түгелме,
Шул бер сорау борчый күңелне.

Күрешербез микән без бүтән,
Арабызда юллар эзе бар.
Тик шулай да, иркәм, мин көтәм,
Сиңа гына әйтер сүзем бар.

Бәхетле идек бит ул көнне,
Тагын күмә уйлар дулкыны.
Һәрбер мизгел, иркәм, хәтердә,
Әйтер сүзем ничек әйтергә.

Чәчәкләрдән сорыйм болында
Алар әйтә: эзлә, күзең бар.
Җырым тапсын сине, моңым да,
Сиңа гына әйтер сүзем бар.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (5 голосов)
« »