Күңелләрдә яз булсын

Категория: көе сүзләре

Чәчәкләре сулган бакчаларда
Ак каенны салкын җил үбә.
Сине юксынудан минем тальян
Урамнарга моңлы җыр сибә.

Без очраша торган юллар чаты
Сары яфракларга төренә.
Күрсәм синең серле күзләреңне,
Язлар кире кайта күңлемә.

Янып-көеп көтәм, кил син, иркәм,
Көзге бураннарга наз тулсын.
Кил син миңа гомерлек яр булып,
Күңелләрдә мәңге яз булсын.

Голосов пока нет
« »