Матур илем — батыр илем

Категория: көе сүзләре

Матур илем — батыр илем,
Тынычлык, дуслык иле.
Саф һавалы җылы җилең
Кабат яшәртә мине.

Утлар кичтем, сулар кичтем,
Шул вакытларда минем
Юанычым, өмет көчем
Син булдың туган илем.

Син кояш та, ямьле яз да
Шәфкатьле анам да син.
Арган чакта ял итәрлек
Хуш исле алан да син.

Син — чишмәсе бәхетемнең,
Син — илһамлы яшьлегем.
Синдә тудым, синдә үстем,
Синдә җырлап яшимен.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.8 (12 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »