Юлларын буйлап киләмен,
Җилләрем исә генә.
Елларым балкып сүнәләр
Гомерем исәбенә.
Гомер бакый, гомер балкый,
Балкыган күңелләрдә.
Гомер — бит ул гөлләр кебек,
Гомер — бит ул гөлләр кебек,
Су сибегез гөлләргә, гөлләргә!
Юлларын буйлап киләмен,
Җыр җырлап сөйгәнемә.
Канатландыра күңелне,
Сөйдерә белгән генә.
Гомер бакый, сөю балкый,
Канатлы күңелләрдә.
Сөю — бит ул гөлләр кебек,
Сөю — бит ул гөлләр кебек,
Су сибегез гөлләргә, гөлләргә!
Юлларым буйлап киләмен,
Килмимен, җиләм генә.
Яшәүләр, яшәү шикелле,
Дусларым белән генә.
Гомер бакый, дуслык балкый,
Ялкынлы күңелләрдә.
Гомер — бит ул гөлләр кебек,
Гомер — бит ул гөлләр кебек,
Су сибегез гөлләргә, гөлләргә!