Таулар юлы

Категория: көе сүзләре

/"Язгы җыр" пьесасыннан/

Таулар юлын җырсыз үткәнем юк,
Күксел таулар сөя җырларны.
Авырлыкны җырлар җиңеләйтә,
Җыр кыскарта озын юлларны.

Туган җирнең гүзәллеге булып,
Күңелдән моң күпме агыла.
Күпләрне бит җырлар очраштыра
Җыр белән дус-иптәш табыла.

Таулар юлын җырсыз үткәнем юк,
Күксел таулар сөя җырларны.
Авырлыкны җырлар җиңеләйтә,
Җыр кыскарта озын юлларны…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.5 (8 голосов)
« »