Хәйран калырлык тормышта
Шатлык уруларыма:
Дүрт офыктан кояш карый
Иртән торуларыма.
Хәйран калырлык тормышның
Тозак коруларына:
Бер хәсрәтем ике була
Иртән торуларыма.
Сүнә барлык офыкларым,
Боз ага суларымда,
Дус дигәнем дошман булса
Иртән торуларыма.
Хәйран калырлык тормышта
Шатлык уруларыма:
Дүрт офыктан кояш карый
Иртән торуларыма.
1977
Бу җыр Рәвилә Мәсәлимова репертуарында бар
Добавлено Almaz в Пнд, 07/11/2011 - 18:12
«
»