Яралы йөрәк

Категория: көе һәм сүзләре

Бергә булу насыйп булмагандыр, —
Арабызда дәрья сулары.
Һичбер нәрсә баса алмас кебек
Безнең йөрәкләрнең ярсуларын.

Тормыш булгач, була төрле чагы:
Кайгы, шатлык һәрчак янәшә.
Яшьлек хисләреңне тапламыйча,
Гомерең буе, иркәм, син яшә.

Үткәннәрне сагынып әрнемәсен
Яралардан сызган йөрәгең.
Бәхет тулы матур тормыш кына
Сиңа булган барлык теләгем.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »