Бакчадагы гөлгә сине
Тиңләр идем, яшьлегем.
Гөлләр көзен саргаялар,
Ә син мәңге яшь минем.
Тиңләр идем шаулап аккан
Язгы ташкын суына.
Сулар кибә, яшьлек шаулый,
Шаулый гомер буена.
Күңел шатлык белән тулы,
Җаным һәрчак яшь минем.
Туган илем — ирек иле,
Мәңге сүнмәс яшьлегем.
Варианты песни
Бу җыр Айдар Фәйзрахманов, Рәшит Ваһапов репертуарында бар
«
»