Бәхет кошым (өченче вариант)

Категория: көе сүзләре

Күпме көттем бәхет кошым,
Өметемне өзмәдем.
Сөю булып килгән икән,
Сөю булып килгән икән,
Ә мин шуны сизмәдем.

Бәхет кошы — син икән лә,
Бәхет кошым — мин икән.
Мәхәббәтле өй көрләре,
Җәннәтләргә тиң икән.

Язмыш үзе кавыштырды,
Тормадык без сайлашып.
Парлы булып бәхет кошым,
Парлы булып бәхет кошым,
Яшик әле сайрашып.

Бәхет кошы — син икән лә,
Бәхет кошым — мин икән.
Мәхәббәтле өй көрләре,
Җәннәтләргә тиң икән.

Бәхетләрне саклап яшик,
Җил кермәсен арага,
И, Ходаем хыянәттән,
И, Ходаем хыянәттән,
Кайгылардан арала.

Бәхет кошы — син икән лә,
Бәхет кошым — мин икән.
Мәхәббәтле өй көрләре,
Җәннәтләргә тиң икән.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.5 (2 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »