Дуслык көче

Бер дускаем Ырынбурдан,
Икенчесе Казаннан,
Ә мин үзем Өфеләрдән,
Без дусларбыз кайчаннан.
Ныклы дуслык, рухи байлык,
Безнең йөрәк түрендә.
Өфе, Казан һәм Ырынбур,
Кан кәрдәшләр гомергә.

Мына шундый дуслар барда
Мин югалмам иншалла.
Зинһар шушы дусларыма
Мәрхәмәтле бул Алла.

Дала киңлекләренә тиң
Дусларымның күңеле,
Киләчәге аларның киң,
Безгә бергә күңелле.
Очрашканда моң түгелә
Гармун, баян теленнән.
Җырыбыз бер, моңыбыз бер,
Бер нәрсә юк бүлергә.

Мына шундый дуслар барда
Мин югалмам иншалла.
Зинһар шушы дусларыма
Мәрхәмәтле бул Алла.

Җырлашып туя алмыйбыз,
Сөйләшеп сүзләр бетми.
Очрашик гел еш дускайлар,
Гомер дигәнен көтмик.
Ныклы дуслык, рухи байлык,
Безнең йөрәк түрендә.
Өфе, Казан һәм Ырынбур,
Кан кәрдәшләр гомергә.

Мына шундый дуслар барда
Мин югалмам иншалла.
Зинһар шушы дусларыма
Мәрхәмәтле бул Алла.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5.5 (4 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »