Тип йөрәгем

Категория: көе һәм сүзләре

Якты кояш җиргә нурлар сибә,
Болыннарга чәчәкләр тулган.
Еллар үтә, йорәк бик тын тибә,
Дуслар китә мәңгелек юлга.

Тип йорәгем, бер дә туктама син,
Нинди матур җирдә таң ата.
Көннәремне төнгә бутама син,
Бу дөнъяны мин бит яратам.

Тормышның да була төрле чагы,
Агы була, була карасы.
Матур язлар килде безгә тагын,
Тик басылмый йөрәк ярасы.

Тип йорәгем, бер дә туктама син,
Нинди матур җирдә таң ата.
Көннәремне төнгә бутама син,
Бу дөнъяны мин бит яратам.

Зәңгәр күктә йөзгән тулган ай да
Җиргә сибә якты нурларын.
Йөрәк моңнарымны җырга салып,
Сезне сагынып җырлыйм дусларым.

Тип йорәгем, бер дә туктама син,
Нинди матур җирдә таң ата.
Көннәремне төнгә бутама син,
Бу дөнъяны мин бит яратам.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.6 (19 голосов)
Бу җыр , репертуарында бар
« »