Якты моң (икенче вариант)

Категория: көе һәм сүзләре

Халкыбызның сайрар сандугачы,
кабатланмас моң иясе,
олуг композиторы
Сара апа Садыйковага багышлана.

Халкың моңы синең йөрәгеңнән
Саф чишмә суыдай ургыла.
Җәйге таңда синең җырларыңа
Сандугач та килеп кушыла.

Якты моңың таныш һәркемгә дә,
Бирешми ул салкын көзләргә.
Илһам бирә боек күңелләргә,
Өмет чаткысы кабыза күзләрдә.

Киртә була алмый моңнарыңа
Салкын җилләр, хәтта көчле давыл.
Яралы җан кебек моңсу да ул,
Идел суы кебек ярсу да ул.

Мәңге яшәр җырың күңелләрдә,
Гүзәл яшьлек хатирәсе булып.
Тынгы белмәс йөрәгеңдәй ярсып,
Агар Идел ярларыннан тулып.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »