Ай, элмәлек, ай, элмәлек
Элмәле дә туннарны без кимәдек.
Әллә яшьлек, әллә исәрлек,
Узган гомеркәйләрне сизмәдек.
Ап-ак микән, йомшак микән,
Җаныемның куллары,
Салават күпере кебек
Суга барган юллары.
Камалы тун, камалы тун,
Камалары да булса да шул, бустауы юк.
Ашаган-эчкән чакта дуслар күп шул,
Башка белә төшкән дә шул, берәү дә юк.
Ап-ак микән, йомшак микән,
Җаныемның куллары,
Салават күпере кебек
Суга барган юллары.
Ак чабата, ак оек,
Чабата башы кыек.
Сызлып киткән кара мыек,
Ничек үбәрсең кыек.
Бу җыр Венер Абдуллин, Венер Килмөхәмәтов, Газим Ильясов, Галия Солтанова, Нәзифә Кадыйрова, Сәет Фәйләсүпов, Фәридә Кудашева, Хәбир Галимов, Хәния Фәрхи, Әлфия Авзалова репертуарында бар
Добавлено Almaz в ПТ, 18/11/2011 - 16:03
«
»