Чулпан калка, ал таң ата.
Таң Гөлсемне уята
Гөлсем таңнан кырга барып,
Ай-урагын уйната.
Бас әйдә, Өммегөлсем,
Идәннәре бөгелсен.
Басуыңда зур бәхетнең
Чаткылары күренсен!
Гөлсем шук та, Гөлсем ут та, —
Егет күңелен яндыра.
Бик еш шулай сөйгәнен дә
Эштә хәйран калдыра.
Бас әйдә, Өммегөлсем,
Идәннәре бөгелсен.
Басуыңда зур бәхетнең
Чаткылары күренсен!
Көн дә дими, төн дә дими,
Ару-талуны белми.
Ярышта да безнең Гөлсем
Алдынгылыкны бирми.
Бас әйдә, Өммегөлсем,
Идәннәре бөгелсен.
Басуыңда зур бәхетнең
Чаткылары күренсен!
Бу җыр Альберт Шаһиев, Гали Ильясов, Илһам Шакиров, Руслан Дәминов, Шамил Әхмәтҗанов репертуарында бар
«
»