Теләк (икенче вариант)

Категория: көе һәм сүзләре

Язлар тулы назларыгыз булсын,
Сандугачлы чәчкә җәегез.
Мул уңышлы алтын көзегез дә,
Парлап әчәр эссе чәегез.

Өметләнеп көтеп алган таңнар,
Эңгерләргә кереп югала.
Хаталарны гафү итеп яшик,
Бер генә килгәнбез дөньяга.

Хәр мизгелнең үз балкышы була,
Тәмен татып, ямен саклагыз.
Тормыш вакчыллыгыннан өстен булып,
Мәхәббәтнең хакын саклагыз.

Өметләнеп көтеп алган таңнар,
Эңгерләргә кереп югала.
Хаталарны гафү итеп яшик,
Бер генә килгәнбез дөньяга.

Өегезнең иминлеген саклап,
Сайрап торсын бәхет кошыгыз.
Яшәп туймаслык көннәр алып килсен,
Булсын кадерләрлек кешегез.

Өметләнеп көтеп алган таңнар,
Эңгерләргә кереп югала.
Хаталарны гафу итеп яшик,
Бер генә килгәнбез дөньяга.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (4 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »