Кайтам әле авылыма

Категория: көе һәм сүзләре

Авылыма ял итәргә
Кайтам әле ел саен.
Өй янында мине көтә
Зифа буйлы ак каен.

Балачагым гөрләп үтте
Агыйдел буйларында.
Туган авылым, үскән җирем,
Гел генә уйларымда.

Мин яшимен зур шәһәр дә
Йортлар, юллар таш кына.
Ә, шулай да авылыма
Күңелем һаман ашкына.

Балачагым гөрләп үтте
Агыйдел буйларында.
Туган авылым, үскән җирем,
Гел генә уйларымда.

Туган яклар искә төшсә,
Күңелем шунда тартыла
Көт син мине, мин кайтырмын,
Туган авылым, тагын да.

Балачагым гөрләп үтте
Агыйдел буйларында.
Туган авылым, үскән җирем,
Гел генә уйларымда.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »