Җир җиләкләре

Туган ягым бигрәк ямьле,
Бизәлгән кызлар төсле.
Чәчәкләрен иснәп йөрим,
Бигрәкләр дә хуш исле.

Җир җиләкләрен җыямын
Кәрзиннәрем тулганчы.
Йөрим әле кырларында
Күңелләрем булганчы.

Җир җиләкләре алдымда,
Ашап кара — бал гына.
Әллә инде беткән дисәм,
Тагы да чыга алдыма.

Җир җиләкләрен җыямын
Кәрзиннәрем тулганчы.
Йөрим әле кырларында
Күңелләрем булганчы.

Җиләклектә җиләк җыйдым,
Ятып тауның үренә.
Туган ягым болыннары
Һәрчак күңлем түрендә.

Җир җиләкләрен җыямын
Кәрзиннәрем тулганчы.
Йөрим әле кырларында
Күңелләрем булганчы.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4.7 (3 голоса)
« »