Туганымның туган көне

Категория: көе һәм сүзләре

Бер карында ятып, сулыш алып,
Бу дөнъяга аваз биргәнбез.
Балачактан бергә үскәнбез дә,
Кайгы-шатлыкларны бүлгәнбез.

Ел арасы, юллар барасы,
Кулбашыңа, куллар саласы да.
Туганнарның булмый ул яңасы,
Безгә мәңге бергә каласы.

Кайгырма әле гомер уза диеп,
Без бергә бит, шунсы мөхимдер.
Туган җанлы булмаганнар гына,
Туган кәдерләрен белмидер.

Ел арасы, юллар барасы,
Кул башына, куллар саласы да.
Туганнарның булмый ул яңасы,
Безгә мәңге бергә каласы.

Шушы көндә, синең туган көндә
Йортыбызга шатлык кергәндер.
Балам туды диеп, әткәй ул көн (бүген),
Атлап түгел, йөгереп йөргәндер.

Ел арасы, юллар барасы,
Кул башына, куллар саласы да.
Туганнарның булмый ул яңасы,
Безгә мәңге бергә каласы.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.8 (6 голосов)
Бу җыр , репертуарында бар
« »