Көзге сагыш (икенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Көз сәламен әйтеп җилләр исә,
Серле сагыш мили күңелне.
Суынмасалар да язгы хисләр,
Ярсу йөрәк бераз сүрелде.

Көзге җилләр әллә кагылдымы,
Үзәкләрем нигә өзелә?
Җырласам да язгы җырларымны,
Көз моңнары анда сизелә.

Күрче, әнә, көзге яфраклар да
Өзелмәскә ничек тырыша.
Безгә мени, җаным, бирешергә,
Башны иеп сары сагышка?

Көзге җилләр әллә кагылдымы,
Үзәкләрем нигә өзелә?
Җырласам да язгы җырларымны,
Көз моңнары анда сизелә.

Җәйебездә үтеп бара инде,
Уйлар күптән көзгә тартыла.
Күңел генә өметләнгән булып,
Язгы хыялына омтыла.

Көзге җилләр әллә кагылдымы,
Үзәкләрем нигә өзелә?
Җырласам да язгы җырларымны,
Көз моңнары анда сизелә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.3 (4 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »