Гармун телләре көмештер

Сулар ага, гомер уза
Моң дәрьяларын кичеп,
Утыз ел серле сәхнәдә
Сайралган икән ничек?

Күпме күңелне балкыткан,
Җылыткан кояш булып,
Гармунчының саф моңнары
Җаннарда калган тулып.

Тормыш юлларын үткәндә
Көч-дәрт биргән күпләргә,
Болытлы көнне яктырткан,
Очырган ул күкләргә.

Гармун телләре көмештер,
Яшь кызлар көнләшерлек,
Гармунчының моңнарына
Юктыр һич тиңләшерлек.

Моң агыла, җыр агыла,
Йөрәкләргә кагыла,
Күңелләре туңганнарда
Өмет уты кабына.

Ярсу җанга, җыр-моңнарсыз
Ничек яшәмәк кирәк?
Әгәр җыр-моңнан аерылса —
Ярылыр кебек йөрәк.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4 (4 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »