Таянырлык дуслар булсын

Бәйрәмнәрдә дус-ишләре күп,
Кайгы да дуслар сирәк,
Шуңа да тогры дусларны
Салый белергә кирәк!

Таянырлык дуслар булсын,
Авыр-кыен чакларда,
Гомер елларын үткәндә
Бергә — бергә атларга!

Тогры дуслар терәк булса,
Сагышлар тиз басыла,
Нурланып китә дөнъялар,
Күк кабагы ачыла.

Таянырлык дуслар булсын,
Авыр-кыен чакларда,
Гомер елларын үткәндә
Бергә — бергә атларга!

Хәсрәт килсә, ярдәм кулын
Суза тогры дусларың,
Бәхет бит ул — сезнең булу,
Сез бит сайрар кошларым.

Таянырлык дуслар булсын,
Авыр-кыен чакларда,
Гомер елларын үткәндә
Бергә — бергә атларга!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (5 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »