Добавлено Almaz в Пнд, 28/11/2011 - 14:19
Ник береүләр елмайганда
Береүләр көлә икән?
Бәхетле булып яшәүнең
Серләре нидә икән?
Нигә Ходай бәхетләрне
Бер тигез бирми икән?
Фәрештәләр өеп-өеп
Өләшеп йөрми икән.
Береүләргә үзе килә,
Кадерен белмәсә дә.
Ә, береүләр һич табалмый
Күпмедер әзләсә дә.
Нигә Ходай бәхетләрне
Бер тигез бирми икән?
Фәрештәләр өеп-өеп
Өләшеп йөрми икән.
Бәхетле булып яшәүнең
Серләре нидә икән?
Мең яралы күңелләрне
Нурларга күмсәң икән.
Безгә Ходай бәхетләрне
Бер тигез бирсә икән?
Фәрештәләр өеп-өеп
Өләшеп йөрсә икән.