Ышан иркәм

Хыял канатларың берүк
Талмасын инде.
Күңелләрне сары сагыш
Алмасын инде.

Ышан иркәм, берүк ышан,
Бәхетле итәм.
Мәхәббәт, бәхет иленә,
Сине алып китәм.

Язмышлар, газап утына
Салмасын инде.
Йөрәкләр янып күмергә
Калмасын инде.

Ышан иркәм, берүк ышан,
Бәхетле итәм.
Мәхәббәт, бәхет иленә,
Сине алып китәм.

Язмышлар үкенеч булып
Калмасын инде.
Азап, әрнеп күз яшләре
Таммасын инде.

Ышан иркәм, берүк ышан,
Бәхетле итәм.
Мәхәббәт, бәхет иленә,
Сине алып китәм.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.3 (4 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »