Тал бөгелә (беренче вариант)

Бер карадым күзләремә,
Икенче — йөзләреңә.
Бер караудан мәхәббәтле
Күрендең күзләремә.

Тал бөгелә, тал бөгелә,
Әллә тамырсыз микән?
Сандугачлар булып килсәм,
Мине танырсың микән.

Аклы ситса күлмәгемнең
Җиңе тар беләгемә.
Кошлар килеп, сайраса да,
Ял була йөрәгемә.

/ чагыштыр: Бер карадым күзләреңә (беренче вариант) /
/ чагыштыр: Бер карадым күзләреңә (икенче вариант) /

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Тал бөгелә»
Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (6 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »