Йөрәк тамыры

Категория: көе һәм сүзләре

Агачларга агачлар сыена,
Үтә салкын җилләр какканда.
Кешеләргә кешеләр таяна
Тайгак юлда, авыр чакларда.

Агачларның тамырлары — йөрәк,
Йөрәгемнең тамырлары — син.
Гомеремнең рәхәт вакытлары,
Кадерләре генә икән син.

Яфрак тавышлары, җил искәндә,
Шулай аңлашалар микән ни?
Яфрак бураннары йөрәгемдә —
Гомер синсез үтәр микән ни:

Агачларның тамырлары — йөрәк,
Йөрәгемнең тамырлары — син.
Гомеремнең рәхәт вакытлары,
Кадерләре генә икән син.

Агач булыр идем ышыкларга,
Сыеныр кешем булсаң янымда.
Яфраклардай шаулап яшәр идек,
Икәү булсак тормыш ярында.

Агачларның тамырлары — йөрәк,
Йөрәгемнең тамырлары — син.
Гомеремнең рәхәт вакытлары,
Кадерләре генә икән син.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.3 (4 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »